Форумда конкурс нигезендә сайлап алынган балалар яисә 2025 елга эшчәнлек турында килешүләре булган төбәк «Сәләт» клублары һәм «Сәләт» класслары лидерлары катнаша ала. Катнашучыларның яше - 12 яшьтән алып 18 яшькә кадәр. «Һөнәрләр Биләр Форум» сменасында катнашу өчен:
1. Шушы
сылтама аша үтеп, гариза тутырырга кирәк. Сездән барлык сорауларга да җавап бирүегезне сорыйбыз, чөнки катнашучылар тутырылган анкеталар, портфолио һәм видеоязмалар нигезендә сайлап алына.
2. «Мин Биләр Форум катнашучысы» темасына үз-үзеңне тәкъдим итү видеоязмасын әзерләп, видеоязманы мәгълүмати ресурслар саклагычында урнаштырырга һәм сылтаманы гаризада күрсәтергә кирәк.
3. Форумда катнашу этабында (17 июль - 23 июль) рәсми чакыру алган гаризалар гына катнаша.